news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә «Укытучы - бөек исем» дип аталган шигырь бәйгесе узды

Төмән өлкәсендә Укытучы һәм остаз елына багышлап уздырылган «Укытучы - бөек исем» дип аталган шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде.

«Истоки» этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы уздырган шигърият бәйгесендә Аромаш, Вагай, Төмән, Тубыл, Түбән Тәүде, Исәт, Яркәү районнары мәктәпләреннән, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән катнашучы укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр. Бу хакта «Яңарыш» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Катнашучылар өлкәнең күп мәктәпләреннән булдылар. Кемдер урын алмаса да, аларның татар шагыйрьләребезне яхшы белүләре, шигърият сөюләре сөендерде. Шигърият бәйгесен онлайн форматта икенче ел үткәрәбез. Кызыксыну арта, укучылар үзләренең, иптәшләренең чыгышларын социаль челтәрләрдән карый алалар», - дип сөйли бәйгене оештыручы Әлфия Петухова.

Туган телдә, онлайн форматта узган шигьрият бәйгесендә җиңүчеләрне дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләделәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100