Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендә себер татарларының «Искер җыен» фестивале була
5-7 августта Төмән өлкәсендә себер татарларының Күчем ханы шәһәре – Искердә унөченче тапкыр Халыкара татар мәдәни мирасы фестивале «Искер җыен» була. «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасы барлык халыкларны фестивальдә катнашырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 августта Тубыл шәһәрендә «Искернең тарихи язмышы» 14нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була.
6 августта спорт ярышлары, артистлар чыгышы, «Искер җыен» фестивале конкурсы планлаштырыла.
7 августта фестивальдә җиңүчеләрнең Гала-концерты узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз