news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә «Искер җыен» фестиваленең программасы билгеле

5-7 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Cебер татарларының «Искер җыен» XII Халыкара фестивале була. Ул Cебер татарларының милли традицияләрен яңарту һәм мәдәниятен саклау максатыннан үткәрелә.

Кунаклар Cебер татарлары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган фәнни-гамәли конференциядә, ата-бабаларыбыз хөрмәтенә күмәк дога кылуда, төрле милли ярышларда (ат чабышлары, көрәш) катнаша, милли ризыклардан авыз итә, музей экспозицияләре белән таныша алачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада Казахстан, Татарстан, Томск, Новосибирск, Курган, Омск, Төмән өлкәсе артистлары чыгышлары каралган.

5 августта Бөтенросссия фәнни-гамәли конференция, 6 августта Тубыл-Байгар автоюлының 19 километрында тарихи-мемориаль комплексты «Искер-җыен фестивале планлаштырылган.

7 августта «Синтез» мәдәният йортында фестивальдә җиңүчеләрнең гала-концерты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100