news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тольяттида «Идел» татар җыр һәм бию коллективы концерты була

16 февральдә 14.00 сәгатьтә Тольятти шәһәрендә «Автоград» мәдәни үзәгенең Кече залында «Идел» татар җыр һәм бию коллективының «Без бергә» концерт программасы була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Коллектив Тольятти шәһәр округы татарларының милли-мәдәни мохтарияте активист-энтузиастлары тарафыннан шәһәрдә милли мәдәниятне популярлаштыру һәм саклау максатында оештырылган. Ул шәһәр һәм өлкә чараларында, халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша.

Коллективның җитәкчесе - Зөлфия Галиханова.

  • Концертка чакыру буенча керергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8482) 35 68 76.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100