Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төбәкләргә фестиваль һәм спорт чаралары уздыруга 100 млн бүлеп биреләчәк
Ростуризм төбәкләрдә спорт, гастрономия һәм мәдәни-тамаша чараларын финанслауга гаризалар җыя башлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярдәм чарасы «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә.
Ярдәм алу өчен җирле халыкны гына түгел, туристларны да җәлеп итәрдәй зур фестивальләр һәм вакыйгалар оештыручылар гариза тапшыра ала. Чара бушлай булырга һәм 10 меңнән дә ким булмаган катнашучыны җәлеп итәргә тиеш.
Шул ук вакытта ярдәм тулысынча түгел, ә финанслашу форматында булачак, ягъни чыгымнарның кимендә 30 проценты бюджеттан тыш чыганакларга туры килергә тиеш.
Ростуризм башлыгы Зарина Догузова ачыклык кертүенчә, 10-25 мең кунакка исәп тоткан чаралар 50 миллион сумга кадәр ярдәм алачак, зурраклары – 100 миллион сумга кадәр.
Бүлеп бирелгән акчаларны төбәк бәйрәм мәйданчыгы булдыру, аны җиһазлау, концепция һәм программа эшләү, төп артистларны яки башка медиашәхесләрне чакыру, реклама кампаниясе өчен сарыф итә алачак.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз