news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә республикакүләм конференция узды
Әтнәдә Халыкара туган телләр, Укытучылар елына, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап Ш.Мәрҗәни исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды
Скопировать ссылку
(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Әтнәдә Халыкара туган телләр, Укытучылар елына, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Әтнә муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге”, Ш.Мәрҗәни исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырды.
Ел башыннан әлеге конференциягә катнашырга теләп 130 эш җибәрелгән. Сайлап алганнан соң, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Балтач, Сарман, Теләче, Саба, Мамадыш районнарыннан үз фәнни эшләрен якларга 8–11 класслардан 58 укучы килгән иде. Комыргуҗа мәктәбе залына җыелган укучыларны һәм укытучыларны районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде. Район хакимияте исеменнән Башкарма комитет рәисе Габделнур Мәрдәнов котлады.
Конференциядә алты секция эшләде. Тарих секциясен тарих фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Ислаев, “Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы чагылышы” секциясен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлегенең төп консультанты Г.Г. Әхмәдуллина, “Фольклор һәм халык педагогикасы” секциясен филология фәннәре кандидаты Г.М. Шәйхиева, “Экология, география” секциясен филология фәннәре докторы, археограф М.И. Әхмәтҗанов, “Татар әдәбияты һәм сәнгате” секциясен Р.Ф. Исламов, “Тел язмышы” секциясен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Г.Ф. Шәйхиева җитәкләде.
Ике сәгать дәвамында укучылар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Барысыда ныклап әзерләнгәннәр. Төрле кирәкле әдәбияты, методик әсбапларны куллана белгәннәр. Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау өлешендә укучыларның эшләренә бәя бирелде. Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән махсус бүләкләр тапшырылды. Соңыннан конференциянең карары да кабул ителде. Анда Ш.Мәрҗәнинең бай һәм күпкырлы мирасын өйрәнү буенча барлык мәгариф учреждениеләрендә бердәм эш оештырырга, аның хезмәтләрен укыту-тәрбия процессында киң файдалану максатында төрле чаралар үткәрүне дәвам итәргә; Конференциядә уңышлы чыгыш ясаучы укучылар әзерләгән җитәкчеләрне Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләп үтүне тәкъдим итәргә; Телебезне, милли рухыбызны саклау, аның әһәмиятен арттыру юнәлешендә киң эшчәнлек җәелдерергә, чираттагы конференцияләрдә татар теленең язмышына кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып барырга дигән пунктлар да бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2