Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әҗәтләрнең чиге булырмы?
Бүген Җәлил халкының 12 миллион сумнан артык бурычы бар
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Сарманга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнар хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе килде, дип хәбәр итә “Сарман” хәбәрчеләре. Комиссия составында Казан шәһәренең йортлар комитетлары берлеге рәисе урынбасары Геннадий Сомов, ТР Дәүләт Советы баш консультанты Елена Михайлова, юрист Фоат Рыбаков, йортлар комитеты берлеге әгъзасы Фәния Мингалиева килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды.
Комиссия утырышының көн тәртибендә торак-коммуналь хезмәткә булган тарифлар, торак милекчеләре ширкәтләренең эше, алар тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты, халыктан җыеласы әҗәт, суның сыйфатын яхшырту буенча күрелгән чаралар, “Водоканалсервис” җәмгыяте башкарган эшләр турындагы мәсьәләләр кертелгән иде. “Водоканалсервис” җәмгыятенең Җәлил җылылык челтәре предприятиесенең план-икътисад бүлеге башлыгы Гөлсинә Хәйдәрова энергия ресурсларын саклау юнәлешендә кертелгән яңа технологияләргә тукталды, ут, газ сатып алуның, башка елларга караганда, күпкә кимүен билгеләп үтте.
Муниципаль райондагы ТМШларның юристы Наталья Севастьянова, идарә компания җитәкчесе Габбас Гайсинның чыгышлары – халыктан аласы әҗәтләр турында иде. Бүгенге көндә күрсәтелгән хезмәтләр өчен 14455 мең сум бурыч бар. Шуның 12 миллион сумнан артыгы – Җәлилдә яшәүчеләрнеке. Айлар, еллар буе түләмәгән кешеләр белән аңлату-кисәтү эшләре алып барыла, документлар судка юллана. Тик биредә суд приставларының эшләренә салкын караганлыгы да сизелә, ди белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз