news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үткән тәүлектә Татарстанда 3209,9 тонна сөт җитештерелгән

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 134,4 тоннага күбрәк

  (Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Үткән тәүлектә Татарстанда 3209,9 тонна сөт җитештерелгән: узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 134,4 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Шушы ай башында бу продукцияне җитештерү күләме 12,9 тоннага арткан. Үткән көн белән чагыштырганда, 6,4 тоннага күбрәк сөт савып алынган.
Тулаем сөт күләме буенча үткән тәүлектә 167,9 тонна сөт җитештергән Балтач, Кукмара (162,7), Мамадыш (148,8), Актаныш (140,3), Әтнә (134,2) районнары терлекчеләре лидерлык итә.

Ә үткән тәүлектә 13,3 тонна гына сөт савып алган Чирмешән районы, Менделеевск (16,1), Бөгелмә (24,6), Спас (28,3), Кама Тамагы районнары арттка калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100