news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы була

«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлек нәтиҗәсе. «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы 30 июньдә булачак.

«Умай» лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана. «Умай» лабораториясе Татарстан Республикасында беренче тапкыр татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдыра.

«Умай» – татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория. Опера лабораториясе Татарстан Мәдәният министрлыгының үсеш стратегиясе кысаларында оешты һәм мәдәни, тарихи истәлекләрне өйрәнүгә, шулай ук төбәк тәңгәллеген яклауга юнәлдерелде.

Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе – узган гасыр башындагы, ягъни җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган, өченче операда исә хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.

Операның барлык авторлары – хатын-кызлар. Көйләрне композиторлар Алсу Сөнгатуллина, Алинә Кәримова, Анастасия Костюкова язды. Операның режиссерлары исә ир-егетләр – Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин, Рамил Камалов. «Ал яулык, зәңгәр шәл»нең музыка җитәкчесе һәм дирижер – Ильяс Камал, хормейстер – Алия Хәмзина, концертмейстер – Ләйлә Хәсәнова, хореограф – Марсель Нуриев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100