Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова юбилеен бәйрәм итәчәк
Тинчурин театры артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова юбилеен бәйрәм итәчәк
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 25 ноябрь көнне Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанованың 55 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе була. Анда артистканың төрле елларда уйнаган спектакльләреннән өзекләр, монологлар, шулай шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак.
Казан театр училищесын тәмамлап, 1974 елда К.Тинчурин театрына эшкә килгән Зөләйха Хисмәтуллина тиз арада үзен киң кырлы артист буларак таныта. Инде менә утыз елдан артык ул төрле характердагы рольләрне башкарып килә. Алар арасында яшь туташлардан алып карчыкларга кадәр булган илледән артык роль бар.
З.Хисмәтуллина киң диапазонлы актриса. Ул тудырган образлар тышкы матурлыгы белән генә түгел, ә эчке матурлыгы белән дә тамашачыны җәлеп итә. Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясендә ул Сәхилә образында, Н.Гаетбаевның “Аты барның дәрте бар” комедиясендә Балбикә карчык һәм башка күп кенә образлары шуның дәлиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз