Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимер юлларны хокук бозучыларны теркәү өчен автомат камералар белән җиһазландырачаклар
РФ Транспорт министрлыгы тимер юл транспорты объектларында гражданнарның юлда йөрү кагыйдәләрен бозуларын камералар ярдәмендә теркәргә мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр пакеты әзерләгән. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.
Тәкъдимнәрнең берсе шәхси мәгълүматлар турындагы законга төзәтмә кертүгә кагыла: министрлык гражданнарның ризалыгыннан башка да биометрик мәгълүматларны эшкәртергә рөхсәт итүне тәкъдим итә. Монда сүз гомуми һәм гомуми булмаган кулланылыштагы тимер юл транспорты инфраструктурасында кагыйдәләрнең үтәлешен, шулай ук тимер юллар аша узуны контрольдә тоту турында бара.
Шулай ук тимер юл транспорты турындагы законга да үзгәрешләр әзерләнгән. Проектта күрсәтелгәнчә, тимер юл инфраструктурасы объектлары автоматик рәвештә эшләүче, фото- һәм видео яздыру функциясенә ия булган махсус техник чаралар белән җиһазландырыла алачак.
Мондый җайланмалар инфраструктура һәм гомуми булмаган кулланылыштагы юллар хуҗалары билгеләгән урыннарда кагыйдә бозуларны теркәү өчен кулланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз