news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тешләрен алдырганнан соң инвалид калган ир-ат хастаханәдә ковидтан үлгән

Тешләрен алдырганнан соң вегетатив хәлдәге инвалид булып калган ир-ат бүген иртән Казанның җиденче хастаханәсендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Медицина белгечләре пациентның сәламәтлеген торгызу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде. Аны тернәкләндерүгә алганнар иде, ул көчәйтелгән терапия узды», – дип өстәделәр хастаханәдә.

7нче санлы Шәһәр клиник хастаханәсендә ир-ат ялгыз ятмаган, аңа туганнары һәм якыннары даими ярдәм итеп торган. Табиблар пациентның хәле начарлануны күреп, яңа коронавирус йогышына тест ясагач, нәтиҗә уңай булып чыккан. Аны шунда ук Covid-бүлеккә күчергәннәр һәм интенсив рәвештә дәвалый башлаганнар.

«Организмы көчсезләнгән иде һәм, безнең иң яхшы табибларның эшенә карамастан, ул түзмәде. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», – дип өстәделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» Казанда яшәүче бер ир-атның Түбән Камада ике тешен алдырганнан соң яңагы шешүен язган иде. Шеше бетмәгәч, ир кеше җиденче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Аңа операция ясаганнар, шуннан соң ул вегетатив халәттәге инвалид булып калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100