news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Терминал» заводы директоры Мансур Рәимов вафат

Бүген иртән йөрәк авыруыннан Мансур Рәимов вафат булган.

Мансур Афият улы тумышы белән Татар АССРның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылыннан. Казанга күченгәч, «Терминал» заводында мастердан башлап генераль директорга кадәр хезмәт юлы узган.

Аңа Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеме бирелгән, ул Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов сөйләвенчә, Мансур Рәимов нык холыклы кеше булган.

Мансур Рәимов белән 24 июнь көнне 11.30 сәгатьтә аның туган авылында хушлашачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100