news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тереклек өчен куркыныч калдыкларны Татарстан Экология министрлыгына тапшырырга була

Казанда зыянлы көнкүреш калдыклары махсус контейнерларда 30 урында җыела.

Тереклек өчен куркыныч калдыкларны Татарстан Экология министрлыгына тапшырырга була
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасында (Павлюхин ур., 75) куркыныч калдыкларны җыю өчен контейнер барлыкка килде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кулланылган "энергия саклый торган" лампаларны, градусникларны, шулай ук кечкенә – “бармакча” батареяларны Табигатьне саклау ведомствосында кабул итәләр. Әлеге калдыклар беренче куркынычлылык классына карый, чөнки аларда бик күп зарарлы элементлар бар. Әлеге зарарлы матдәләр табигатьнең пычрануына китерәчәк. Ул калдыклар икенчел чимал булып кулланыла алмый, шунлыктан аларны шулай җыеп, утильләштерергә кирәк.

Искәртеп үтик, Казанда аларны 30 урында куелган контейнерларда җыялар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100