news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында 26 яшьлек мотоциклчы егет һәлак булган

Фаҗигале хәл иртәнге сәгать дүрттә Казаклар авылы янәшәсендә килеп чыккан.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Теләче районында идарәне югалтып 26 яшьлек мотоциклчы егет һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗигале хәл иртәнге сәгать дүрттә Казаклар авылы янәшәсендә булган. “Кавасаки” мотоциклындагы егет идарәне югалткан һәм юл кырыена төшкән. Ул урында ук һәлак булган. 20 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.

Юл-транспорт һәлакәте урынында 134нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре, табиблар һәм полицейскийлар эшләгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100