news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Техник иҗат серләрен өйрәтүче педагоглар бәйгесе

Техник иҗат серләрен өйрәтүче педагоглар бәйгесе

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Казан шәһәренең Техник иҗат үзәгендә Техник юнәлеш буенча өстәмә белем бирү педагогларының I республика конкурсы уздырыла. Анда Казаннан һәм районнардан 15 педагог катнаша.

Әлеге бәйге Татарстанда балалар техник иҗаты үсешенә 75 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Укытучылар башта «Мин үзем» дигән исемдәге бәйгедә үзләре турында сөйләп, эш нәтиҗәләре белән таныштыра. Аннары мәктәп балалары белән, үз эш алымнарына нигезләнеп, ачык дәресләр алып бара.

Балаларга техника серләрен өйрәтүче мөгаллимнәрнең уңганлыгын техник иҗат буенча «Максат» дигән республика яшьләр үзәге җитәкчесе Роза Перфильева рәислегендәге жюри бәяли. Аның составында шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Мәктәптән тыш эшләр үзәкләре вәкилләре һәм 15нче санлы һөнәри училище җитәкчеләре дә бар. Иртәгә биредә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100