Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Таттехмедфарм: Татарстанда даруларга бәя арттыру өчен сәбәпләр юк
«Халыкка тынычланырга киңәш итәм, даруларны, шикәр комы кебек, артык сатып алырга кирәкми», — диде Илшат Мингазетдинов.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көндә республика даруханәләрендә дару препаратларына бәяләрне арттыру өчен сәбәпләр юк. Бу хакта «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының даруханә склады буенча урынбасары Илшат Мингазетдинов сөйләде.
«Бүгенге көндә ярты елга льгота буенча товар бар, ваклап сату буенча бар — тәэмин итүчеләрнең берсе дә баш тартмый. Исегездәме, коронавирус башлангач, ыгы-зыгы вакытында бөтен товарларны даруханә киштәләреннән алып бетерделәр. Аннары алар чүп чиләгенә ташланды. Чөнки һәр товарның яраклылык вакыты бар. Мин халыкка тынычланырга киңәш итәм, даруларны шикәр комы кебек артык сатып алырга кирәкми», — диде Илшат Мингазетдинов.
Республика хастаханәләренә медикаментларны ташу графигы шулай ук бозылмый. Илшат Мингазетдинов Татарстанда препаратлар җитештерүче оешмалар булуын искәртте. Аның сүзләренчә, халыкка куркырга кирәкми, моннан тыш, предприятиеләрдә резерв та булдырылган.
«Тормыш өчен мөһим булган препаратларга бәя үзгәрә алмый, бәя теркәлгән, барлык тәэмин итүчеләр дә аларны иске бәяләрдән китерә. Безнең склад куйган бәя дә үзгәрми, ул безнең тарифлар комитеты тарафыннан законлаштырылган. Медицина әсбаплары: бәйләү чаралары, системалар, шприцларга бәяләр артыр, мөгаен. Тик әлегә, уздырылган аукционнар буенча, товар җибәрүчеләр иске бәядән китерә. Товар җибәрүдән баш тартулар булмады», — дип сөйләде директор урынбасары.
Таттехмедфарм китерә торган дару препаратларының 80 проценты — тормыш өчен мөһим. Калган 20 процент даруларга да предприятие бәяләрне күтәрми. Бәяләр 10 процент чикләрендә үзгәрә — бу транспорт чыгымнары.
Таттехмедфарм даруханәләрендә сату күләме арткан, әмма тәэмин итү графигы үзгәрми. Инсулиннарга сорау зур. Әмма тәэмин итүчеләр товарны китерү вакытын үзгәртми, шуңа күрә шау-шу чыгарырга кирәкми, дип ассызыклады директор урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз