news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть” яңа скважиналарның нефть бирүен арттыра

“Татнефть” яңа скважиналарның нефть бирүен арттыра

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татнефть” ААҖ 2005 елның 10 аенда планлаштырылган 234 скважина урынына яңа 324не файдалануга кертте. Аларда 287,6 мең тонна нефть чыгарылган. Бер яңа скважинаның уртача дебиты тәүлегенә 7,5 тонна тәшкил иткән. Компания буенча гомумән алганда барлык скважиналарның тәүлеккә уртача дебиты 3,8 тоннага тигез. Бораулаучылар тапшырганнан соң бер скважинаны сафка бастыруга уртача 7 тәүлек китә.

Моннан тыш, 10 айда катламнарга су тутыру өчен 228 скважина кулланылуга тапшырылган. Бу планнан 3,6 процентка күбрәк. Туктап торган 265 скважина эшли башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100