news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть” төзелеш комплексында Николай Глазков җитәкчелек итә

Ул компания генераль директорының вафат булган урынбасары Владимир Зиновьевны алыштырды

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Әнвәр Маликов.) “Татнефть” ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары итеп Николай Глазков билгеләнгән. Ул компания генераль директорының вафат булган урынбасары Владимир Зиновьевны алыштырды.

Николай Михайлович 1960 елда Зәй районының Алкино авылында туган. 1988 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген СМУ-51 дә башлаган һәм предприятие башлыгына кадәр күтәрелгән. 1999-2005 елларда Әлмәт шәһәре һәм районы хакимият башлыгының төзелеш, элемтә буенча урынбасары, хакимият башлыгының шәһәр буенча беренче урынбасары булып хезмәт куйган. 2005 елдан алып хәзерге вакытка кадәр “Татнефть”нең капиталь төзелеш идарәсе башлыгы булып эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot