Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татнефть"нең Директорлар Советына беренче тапкыр хатын-кыз - бәйсез директор сайланды
"Татнефть"нең Директорлар Советына беренче тапкыр хатын-кыз - бәйсез директор сайланды
(Әлмәт, 30 июнь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген акционерлар «Татнефть» ААҖнең Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге еллык җыелышында 2004 елга йомгак ясады.
Җыелышта "Татнефть"нең яңа Директорлар советын сайладылар. Татарстан Президенты карары белән "алтын акция" хокукы нигезендә аның составына яңадан Рөстәм Миңнеханов керде. Ул җыелыштан соң яңадан Совет рәисе итеп сайланды. Яңа составта Советның элеккеге әгъзалары - Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Ришат Әбубакиров, Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Ренат Мөслимов, шулай ук Бөекбританиянең бәйсез директорлары Сушован Гош һәм Дэвид Вейгуд эшләүләрен дәвам итәчәк. «Татнефть»нең үзеннән аның генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов һәм компаниянең биш топ-менеджеры сайланды. Советның яңа әгъзалары - "Связьинвестнефтехим" ААҖнең генераль директоры Валерий Сорокин һәм Brentcross Ltd. компаниясе җитәкчесе Марина Воскресенская, ул Бәйсез директорлар ассоциациясенең Күзәтчелек советына да керә. Алар Мәскәүнең "Зенит" банкының идарәсе рәисе Алексей Соколовны һәм «ТАИФ» ААҖнең генераль директоры Альберт Шиһабетдиновны алыштырдылар. Җыелышта компания тарихында беренче тапкыр Директорлар советына хатын-кыз - бәйсез директор сайланылуы турында әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз