news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть” дивидендларны арттырырга мөмкин

Дивидендлар 2009 ел нәтиҗәләре буенча бер акциягә 6,56 сумга җитәргә мөмкин

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татнефть” ААҖ чиста табышның артуына бәйле рәвештә 2009 ел нәтиҗәләре буенча зур күләмдә дивидендлар түләргә мөмкин, дип саный “КИТ Финанс” брокер компаниясе аналитиклары. Төп акционер булган Татарстан Хөкүмәте басымы астында компания тотрыклы рәвештә чиста табышының 30 процентын дивидендларга юнәлтте.
Әгәр “Татнефть” дивиденд түләүләре коэффициентын шушы дәрәҗәдә сакласа, 2009 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең дивидендлары бер акциягә 6,56 сумга җитәргә мөмкин. Дивиденд кереме гадәти акцияләр буенча – 4,5, өстенлекле акцияләр буенча 7,6 процент тәшкил итәр дип көтелә. “Татнефть” акционерлар реестрын 7 майда ябачак.
Искәртеп узабыз, “Татнефть” 2009 ел өчен Россия бухгалтерлык исәбе стандартлары буенча 50,87 миллиард сум күләмендә чиста табыш алды, бу 2008 елга караганда 48 процентка артык. 2008 ел нәтиҗәләре буенча компания дивидендларга 10,3 миллиард сум, ягъни чиста табышының 30 процентын (34,303 миллиард сум) юнәлдерде. 2007 ел өчен дивидендларга түләүләр 13,14 миллиард сум тәшкил итте. Бу 43,811 миллиард сум тәшкил иткән чиста табышның 30 проценты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100