news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» акцияләре бәясе тотрыксыз

«Татнефть» акцияләре бәясе тотрыксыз

(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ»). Кичә Мәскәү халыкара валюта биржасы 16.50дә, бәясе көн дәвамында 10,6 процентка арту сәбәпле, «Татнефть»нең гадәти акцияләрен сатуны бер сәгатькә туктатып торды. «АКgМ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу көнне Россия сәүдә системасы индексы 1040 пункт билгесенә якын килде. Сату нәтиҗәләре буенча базар индикаторының күрсәткече 3,08 процентка – 1038,76 пунктка кадәр үсте. Котировкалар арту буенча беренче урында бәясе 14,82 процентка – 1,309 долларга кадәр үскән ЮКОС акцияләре һәм бәясе 12,5 процентка – 3,6 долларга кадәр арткан «Татнефть» кәгазьләре.

«Брокеркредитсервис» аналитигы Максим Шеин сүзләренә караганда, «Татнефть» кыйммәтле кәгазьләренең бәясе артуның сәбәбе «компания белән «Газпром» кызыксынуы» нәтиҗәсендә килеп чыккан. «Әмма бу әлегә фаразлар гына», - дип ассызыклый эксперт. М.Шеин фикеренчә, Ливиядә нефть ятмалары эшкәртү тендерында җиңү «Татнефть» котировкаларына көчле басым ясарга тиеш түгел, чөнки әлегә бу проектта катнашкан очракта компаниягә нинди акчалар киләчәге билгеле түгел.

«Зенит» банкы трейдеры Андрей Смирнов уйлавынча, базар үсешенең иң төп фундаменталь факторы булып «нефтькә бәяләр арту» тора. Россия компанияләре өчен икенче бер уңай хәл сәяси рискларның кимүе һәм өлешчә моның белән бәйләнгән РФ һәм көнбатыш базарлар арасында спрэд кыскару, дип уйлый А. Смирнов. Аның фикеренчә, «Россия инвестицияләр җәлеп итү өчен күбрәк кызыксындыру уята һәм көнбатыш инвесторлары тарафыннан Россия кәгазьләренә кызыксыну үсә». Өстәвенә, «әлеге бәяләр арту шулай ук көнбатыш банкларында яңа финанс елы башлану һәм портфельләрне яңадан формалаштыру белән бәйле», дип ассызыклады трейдер. А.Смирнов шулай ук «Татнефть» акцияләренең бәясе тиз артуга да игътибар юнәлтте. Әмма аның фикеренчә, «компания кәгазьләренең бәясе артуның сәбәбе – бу көнгә кадәр аларның тиешенчә бәяләнмәгән булуы».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100