news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть” ААҖ генераль директорының ике урынбасары билгеләнгән

Алар – “Зенит” банкы директоры Дамир Мөхәммәтшин һәм “Татбурнефть” директоры Ринат Шәфигуллин

  (Казан, 23 март, «Татар-информ»). “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары – департамент директоры итеп Дамир Мөхәммәтшин билгеләнгән. Моңарчы ул “Зенит” банкы директоры булып эшләгән.

Дамир Мөхәммәтшин бу вазыйфага билгеләнгәнче, “Татнефть” нең Казандагы вәкиллеге  штат буенча директор дәрәҗәсендә җитәкчелек иткән, дип билгеләп үтә «Информ-Девон». Дамир Мөхәммәтшин - Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның улы.

“Татнефть” ААҖ генераль директорының ремонт, скважиналар бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары итеп Ринат Шәфигуллин билгеләнде. Ул элек “Татбурнефть” ҖЧҖ директоры булып эшләгән. Ә бу вазыйфада хезмәт куйган Рифкать Рахманов пенсиягә чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot