news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Татнефть” 2009 елда табышын бер ярым тапкыр арттырды

2009 елда компаниянең табышы Россия бухгалтерлык исәбе стандартлары буенча 50 миллиард сумнан артып китте

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). 2009 елда “Татнефть” ААҖнең чиста табышы Россия бухгалтерлык исәбе стандартлары буенча 50,87 миллиард сум тәшкил итте. Бу 2008 елдагыга караганда 48 процентка, ягъни 34,3 миллиард сумга артык.
2009 елның дүртенче кварталында компаниянең чиста табышы 5,41 миллиард сум тәшкил иткән, бу өченче кварталдагы керемнән (11,4 миллиард) ике тапкыр диярлек кимрәк.
2009 елда компания тарафыннан 25,85 миллион тонна нефть чыгарылган, бу 2008 елдагы күрсәткечтән 84,3 мең тоннага күбрәк. 756,5 миллион кубометр иярчен газ табылган. 280 нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшырылган, алар 422,6 мең тонна “кара алтын” чыгарган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100