news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» медиахолдингы журналистлар һәм ИТ-белгечләр өчен бушлай медиамәктәп ача

Укулар «Татмедиа» бинасында атнага ике тапкыр 18:30 сәгатьтә узачак.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татмеда» акционерлар җәмгыяте бушлай медиамәктәптә ике төркем туплавы турында игълан итте. Уку журналистлар һәм программалаучылар өчен уздырыла, алар медиаконтентны алга этәрүне тәэмин итәчәк.

Хәбәрчеләр кичке журналистика мәктәбендә укыячак. Катнашучылар биредә мәгълүмат эзләү һәм тикшерүнең, яңалыклар язу, яңалыклар сайты өчен телефонга фото һәм видео төшерүнең база күнекмәләрен үзләштерә алачак.

Уку Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан «Татмедиа» бинасында, атнага ике тапкыр 18:30 сәгатьтә узачак. Катнашырга гаризаларны биредә калдырырга мөмкин.

Шулай ук «Татмедиа» медиамәктәбендә программалаучылар өчен кышкы стажировка ачыла. Программада катнашучыларны текстларны эшкәртергә, аерым алганда, тавыш технологияләренә, синтаксик һәм семантик анализга өйрәтәчәкләр.

Яшь программалаучылар текстлар белән эшләү һәм шулай ук мәгълүматларны җыю һәм анализлау өчен инструментларны өйрәнә алачак. Мәктәпнең башка юнәлешләре арасында инфотирәлекне автоматлаштыру, нейрочелтәрләр белән эшләү һәм башкалар бар. Катнашу өчен гаризаны монда калдырырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100