news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» матбугатка язылучылар арасында бүләкләр уйнатты

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен санаторийга юллама, телевизор һәм башка призлар» дип аталган бүләкләр уйнатуга йомгак ясадылар. Бүләкләр «Татмедиа»ның кимендә ике басмасына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылган һәм шул квитанцияләрне җибәрергән әбүнәчеләр арасында уйнатылды. Бу юлы бүләк уйнатуда катнашу өчен 416 кешедән гариза теркәлгән. Бу – узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкыр диярлек күбрәк. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

«Болай итеп бүләкләр уйнату – бу инде безнең традиция. Без аны күп ел рәттән үткәрәбез. Бу безнең укучыларыбыз өчен дә мөһим мөмкинлек. Быел бүләк уйнатуда катнашучылар саны бер ярым тапкыр артты. Өстәвенә, бу Татарстан халкы гына түгел, бөтен Россиядән заявкалар җибәрделәр», – дип билгеләп үтте Садыйков.

Татарстан – илнең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына язылучылар саны гадәттәгечә күп, медиахолдинг рус һәм татар телләрендә 100гә якын газета һәм 17 журнал чыгара, дип өстәде Шамил Садыйков.

«Социаль челтәрләр үсештә булуга карамастан, елдан-ел матбугатка язылу билгеле бер дәрәҗәдә тора. «Татмедиа» газеталары һәм журналларының тиражы – 200 мең данәдән артык. Без укучыларның кызыксынуы кимемәгәнен күрәбез», – дип тәмамлады ул.

Әбүнәчеләр арасында телевизор, робот тузан суырткыч, электр ит тарткычы, икмәк пешерү җайланмасы, җиләк-җимеш киптергече, тонометрлар һәм үтүкләр уйнатылды. Шифаханәгә ике кешелек юллама төп бүләк булды. Җиңүчеләрне әйләнеп тора торган барабан ярдәмендә билгеләделәр, һәр катнашучыга номер бирелгән иде.

Җиңүчене ачыклау тантанасына «Татмедиа» АҖ басмаларына даими язылучы Әнвәр Гыйниятуллин һәм Галишан Нуриәхмәтов та килде. Аларга махсус бүләкләр – китаплар тапшырылды.

«Һәрвакыт сезнең тугры язылучыгыз булырмын!», – диде Әнвәр Гыйниятуллин бүләк тапшырганнан соң.

Икенче әбүнәче Галишан Нуриәхмәтов «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте уздырган бу акциядә берничә ел катнашуын әйтте, әмма аңа әле дә бәхет елмаймаган. Ләкин, аның сүзләренчә, бүләк оту иң мөһим нәрсә түгел. Халык арасында басма матбугатка кызыксыну кимемәвенә сөенүен белдерде ул.

«Мин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең алты басмасын алдырам. Бүләк уйнатуларда мин биш елга якын катнашам. Мин әле берни дә отмадым, тик кызыксынудан киләм. Укый торган кешеләрнең әле бармы икәнен беләсем килә, чөнки кулына газета яки журнал тоткан яшьләрне сирәк күрәм», – дип аңлатты Нуриәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100