news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» Илдус Шаһиевның вафатына бәйле кайгы уртаклашты

«Татмедиа» Илдус Шаһиевның вафатына бәйле кайгы уртаклашты
Фото: «Татмедиа» АҖ

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе Илдус Шаһиев вафат булу сәбәпле туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты.

«Аның китүе – барлык журналистлар өчен авыр югалту», – диелә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев имзалаган кайгы уртаклашуда.

2007 елдан Илдус Шаһиев «Татмедиа» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалын җитәкли.

«Ул җитәкче генә түгел, ә коллективны илһамландыра, югары планка бирә һәм команданы үз артыннан алып бара белгән чын лидер иде. Үз эшендә профессионал булган, хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган. Хезмәттәшләре аның эшлекле һәм кешелекле сыйфатларын билгеләп үтәләр», - дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашуда.

«Илдус Ильязович турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot