news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» Болгар ислам академиясе белән берлектә журналистлар өчен укыту оештыра

«Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән өч көнлек курста катнашучыларга төрле дәресләр, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр әзерләнгән.

«Татмедиа» Болгар ислам академиясе белән берлектә журналистлар өчен укыту оештыра
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары башланды.

«Әлеге курс яңа. Ул „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте белән килешү нигезендә эшләнде. Курслар файдалы, кирәкле һәм кызык булыр дип уйлыйм. Болгар ислам академиясенә рәхим итегез!» — дип журналистларны сәламләде Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов.

Квалификация күтәрү курслары 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында төрле лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр узачак. Ахырда журналистларга таныклык тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot