news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның танылган архитекторы Виктор Токарев вафат булган

Татарстанның төзелеш тармагында мөһим эз калдырган танылган архитектор Виктор Токарев 76нчы яшендә вафат булган. Ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексын, «Панорама», «Вишневый сад», «Суворовский» һәм «Катановский» торак комплексларын проектлауда катнашкан, дип яза «Казанские ведомости» газетасы.

Һөнәри эшчәнлеге дәверендә Токарев төрле вазифалар били. Район архитекторы, шәһәрләрне планлаштыру бүлеге башлыгы, ТАССР Дәүләт төзелеше рәисе урынбасары һәм Төзелеш буенча дәүләт комитетында республика дәүләт төзелеше үзәге җитәкчесе була.

Танылган архитектор белән хушлашу мәрасиме җомга көнне, 10 гыйнварда уза. Чара Казанның Бутлеров урамындагы моргның хушлашу залында 9.30 сәгатьтә башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100