news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Спас районында дуңгызларда Африка чумасы табылу аркасында карантин кертелде

Татарстанда Спас районының өч торак пунктында дуңгызларда Африка чумасы ачыклану сәбәпле карантин кертелде. «Яңа тормыш» газетасы шул турыда яза.

«Эпизоотик йогышлы авыру чыганагы эченә биш чакрымлы зонада урнашкан торак пунктлар – Ржавец авылы, Приволжский бистәсе һәм Болгар шәһәре керә. Шәхси хуҗалыклардан дуңгызларны җыю һәм юк итү буенча санитар чаралар үткәрелә», – диелә хәбәрдә.

Аерым алганда, Приволжский бистәсенең сигез хуҗалыгында 23 баш дуңгыз, Ржавец авылының дүрт хуҗалыгында 22 баш дуңгыз булган.

Моннан тыш, Болгардан китә торган барлык автомобильләргә дә ветеринар санитар эшкәртү үткәрелә.

Спас районы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, карантин зонасының радиусы 20 километр тәшкил итә. Карантин 21 көн дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100