news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрының яңа урынбасары итеп Сергей Этус билгеләнде

Сергей Этус Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрының яңа урынбасары итеп билгеләнде . Республика Премьер-министры Алексей Песошин шундый эчтәлектәге боерык имзалады.

«2022 елның 3 октябреннән Этус Сергей Александровичны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасына билгеләргә», – диелә документта.

Искәртеп узабыз, Этуска хәтле әлеге вазифаларны башкарган Тимур Саматов августта Луганск халык республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде. 29 көнне аны вазифасыннан азат иттеләр.

Ведомство башлыгының тагын бер урынбасары Алексей Савельчев берничә көннән соң – 2 сентябрьдә үз вазифасыннан алынды. Ул министр урынбасары булып 2016 елдан бирле эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100