Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның өч спортчысы суга сикерү буенча Россия җыелма командасына чакырылды
«Синтез» командасы спортчылары Мария Полякова, Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев суга сикерү буенча Россия җыелма командасына чакырылды.
Татарстан спортчылары якындагы айны Мәскәү өлкәсенең «Озеро Круглое» базасындагы илкүләм команданың тренировка җыенында гомуми физик һәм махсус сикерү белән шөгыльләнеп, үткәрәчәк. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Егетләр яхшы физик формада, эш кәефендә, җәйге спорт сезонында яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен, алар эшләргә әзер», - диде суга сикерү буенча Татарстан җыелма командасының баш тренеры Павел Муякин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Полякова, Шлейхер һәм Белевцев Россия командасы составында Смоленскида «Җиңү Салюты» турнирында, Пензада Россия чемпионатында, шулай ук Казандагы Дуслык уеннарында катнашырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз