news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Көнчыгыш базар»ны тәкъдим иттеләр

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Казандагы Көнчыгыш базар»ы фестивален тәкъдим иттеләр. Бу – төрки халыкларның беренче һәм бердәнбер халыкара эстрада фестивале, аның гала-концерты 27 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Бүгенге көндә 11 ил һәм Россиянең 15 төбәге артистлары гала-концертта катнашачагын раслады», - дип искәртте проектның авторы, Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

Тәкъдим итүдә Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төркия, Кыргызстан, башка илләр һәм республикалар, шулай ук Россия төбәкләре илчелекләренең вәкилләре катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100