news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы укытучыларга һәйкәл куярга тәкъдим итте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларга һәйкәл куярга тәкъдим итте. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы мондый фикерен Халыкара Укытучылар көне уңаеннан Казан Кремлендә мөгаллимнәрне хөрмәтләү тантанасында әйтте.

«Минем уйлавымча, укытучыга һәйкәл куяр вакыт җитте. Мондый һәйкәл янына килгән һәр укучы: «Тормыш дәресләре биргән укытучыма рәхмәт. Һәм мин бүген шундый дәрәҗәләргә ирештем», дип әйтә алачак», – дип белдерде Һадиуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли. Алар яшьләрне үз үрнәгендә һәм балаларга карата мөнәсәбәтләре белән тәрбияли. Министр фикеренчә, мөгаллимнәр совет мәктәбенең яхшы традицияләрен саклый һәм хәзерге заман кыйммәтләрен тагын да арттыра.

«Бүгенге укытучыларны узган гасырның 1970-80 нче елларындагы педагоглар белән чагыштырырга ярамый. Ул чакта да алар яшьләрне тәрбияләү һәм укыту аша җәмгыятьне алга этәргән булса да, хәзер дә безнең педагоглар берләшмәсенең миссиясе шундый. Балаларыбызны тәрбияләү процессында актив катнашучы укытучыларыбызны кадерләргә һәм хөрмәт итәргә кирәк», – дип басым ясап узды министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100