news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның инновацион предприятиеләренең 4 миллион сумга кадәр грант алу мөмкинлеге бар

Татарстанның кече инновацион предприятиеләренең, «Старт-1» конкурсында катнашып, Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан 4 миллион сумга кадәр грант алу мөмкинлеге бар. Бу хакта республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс алты юнәлешкә бүленгән: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химия технологияләре, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр һәм ресурсларны саклау энергетикасы.

«Старт» программасы кече инновацион предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу предприятиеләрнең яңа продукция, технологияләр яки хезмәт күрсәтүне үз тикшеренүләре нәтиҗәләрен кулланып башларга омтыла торган оешмалар булуы шарт.

Конкурста физик затлар һәм юридик затлар - кече эшкуарлык субъектлары катнаша ала. Гаризаны сайтта 2022 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100