news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның «823 километр» фильмы Беларусьның иң зур кинофорумы программасына керде

Татарстанның «823 километр» фильмы Беларусьның иң зур кинофорумы программасына керде
Фото: © «Татар-информ», Дарья Сәйфиева

Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 километр» фильмы Беларусьның иң зур кинофорумы – 17-24 ноябрьдә узачак «Листопад» Минск халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде. Бу хакта «Татаркино» сайтында хәбәр ителә.

Проектта ел саен БДБ һәм Европа илләреннән кино индустриясе профессионаллары, кинематограф яратучылар һәм танылган мәдәният эшлеклеләре җыела.

Төп бәйгегә узган елда дөньяның иң абруйлы кинофорумнарында катнашкан һәм призлы урыннарга лаек булган, элегрәк республикада күрсәтелмәгән фильмнарны сайлап алалар.

Искәртеп узабыз, «823 километр» фильмы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар») республика дәүләт программасы кысаларында төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot