Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Җәзаларны үтәү системасы учреждениеләре Россиядә иң яхшылар унлыгына керде
Татарстанның Җәзаларны үтәү системасы учреждениеләре Россиядә иң яхшылар унлыгына керде
(Казан, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең күп бүлекчәләре 2004 ел йомгаклары буенча Россия Федерациясенең җинаять-башкарма системасы органнары арасында беренче унлыкка керде, ә тыл, финанс һәм җитештерү эшчәнлеге буенча - иң яхшылар бишлегенә. Бу турыда бүген идарәнең коллегия утырышында аның җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин игълан итте.
Дәүфит Хәмәдишин ведомстваның оператив эзләү эшчәнлегенә йомгак ясап, узган ел республиканың җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә зур тәртипсезлекләр, тотаклар алу һәм сак астыннан качулар булмады, дип билгеләп үтте. Махсус контингент тарафыннан кылынган җинаятьләр 83тән (2003 ел) 69га (2004 ел) азайган. Спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә хокук бозучылар саны арткан. Төрле чаралар башкарылуга карамастан, күзәтү астыннан качу очраклары тулысынча бетерелмәгән. Узган ел шундый 5 очрак теркәлгән. Барлык тоткыннар да Җәзаларны үтәү идарәсенең эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Дәүфит Хәмәдишин хөкем ителгәннәр тарафыннан махсус учреждениеләргә алып керү тыелган предметлар саны, шул исәптән акча - 84тән 88 процентка, спиртлы эчемлекләр - 98дән 99 процентка, наркотик матдәләр - 95тән 99га артуын билгеләп үтте. Законсыз әйләнештән 3,8 килограмм наркотик алынган, ул 2003 елның күрсәткеченнән 3,5 тапкыр артык. 82 факт буенча җинаять эше кузгатылган, 22 эш судка җибәрелгән, 19 кеше хөкем ителгән. Хөкем ителүчеләрдән 800 кәрәзле телефон алынган. Дәүфит Хәмәдишин фикеренчә, йомшак күзәтчелекнең бер сәбәбе - хезмәткәрләр аз булу. Бүген республика учреждениеләрендә бу күрсәткеч 3 процент тирәсе (Россиядә уртача 4 процент) тәшкил итә.
Уңай нәтиҗәләр буларак, җинаять-башкарма системасы учреждениеләренең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге билгеләнде. Узган ел алар тарафыннан 470 миллион сумлык продукт чыгарылган һәм хезмәт күрсәтелгән - бу узган елга караганда өчтән бер тапкыр артык. Җитештерүнең төп төрләре: чуен кою, металл һәм агач эшкәртү, тегү эше. Агымдагы елда 200 тоткынны өстәмә эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче 20 яңа эшләнмә үзләштерү ниятләнә. Аерым алганда, Казанның 1000 еллыгына әзерләнү буенча зур эшләр башкару тора. Җитештерү остаханәләрендә Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һ.б. сурәтләре белән сувенир продукцияләр чыгару үзләштерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз