news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның үзәк һәм төбәкләрнең җир асты байлыклары белән идарә итүдә бергәләп катнашу позициясен РФ субъектларының ким дигәндә 30 проценты яклап чыгарга тиеш

Татарстанның үзәк һәм төбәкләрнең җир асты байлыклары белән идарә итүдә бергәләп катнашу позициясен РФ субъектларының ким дигәндә 30 проценты яклап чыгарга тиеш

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт советының Экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты утырышында “Файдалы казылмалар турындагы” федераль законның яңа проекты буенча фикер алышынды, аны агымдагы елның 11 ноябрендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта карау планлаштырылган.

ТР Дәүләт Советының Экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты әгъзалары фикеренчә, бүген субъектлар табигый байлыкларның төп фондлары белән идарә итүдә, шул исәптән минераль-чимал базасын тәэмин итү, аны куллану һәм саклау мәсьәләләрен хәл итү катнашудан читтә калган. Моннан тыш, яңа закон проекты нигезендә, файдалы казылмалар куллану өлкәсендә вәкаләтләрне үзәкләштерү каралган.

Россия Хөкүмәте “Файдалы казылмалар турындагы” федераль закон проектын бер генә тапкыр эшләмәде, кагыйдә буларак, федераль үзәк бу мәсьәләдә төбәкләр фикерен исәпкә алмады. Закон проектына үзәк һәм төбәкләрнең табигый байлыклар фондлары белән идарә итүдә үзгәрешләр кертү өчен РФ субъектларының ким дигәндә 30 проценты яклап чыгарга тиеш. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, бүген парламент комитеты утырышында мондый төзәтмәләр аз санлы төбәкләргә генә кагыла. Татарстан позициясенә охшашлык табигать казылмаларына бай булган субъектларда гына бар, мисал өчен Саха Республикасы (Якутия).

Парламентның Экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты әгъзалары “Файдалы казылмалар турындагы” федераль закон проектына теләктәшлек белдермәскә карар иттеләр, алар фикеренчә ул РФ субъектларының табигый байлыклар куллану өлкәсендә вәкаләтләрен чикли һәм Россия Конституциясе нигезләмәләрен исәпкә алмый. Депутатлар әлеге мәсьәләне республика парламентының якын арада булачак сессиясендә көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100