news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ветеран җиңел атлетлары кабат беренче

Татарстанлылар барлыгы 26 алтын, 11 көмеш, 5 бронза медаль яулады

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россиянең шәхси-команда беренчелеге тәмамланды. Анда илнең 45 төбәгендәге 107 шәһәрдән 35 яшьтән 90 яшькәчә 300 дән артык спортчы катнашты.
Татарстан җыелма командасы, Мәскәү командасыннан гына калышып, икенче урын яулады. Россия шәһәрләре арасында исә казанлыларга тиңнәр булмады, дип хәбәр итә ТР яшләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Шәхси беренчелеккә килгәндә, казанлы Искәндәр Ибраһимов 100 м арага йөгерүдә беренче урын яулау белән генә чикләнмичә, үзенең шәхси рекордын 0,7 секундка яхшырткан. Ибраһимов 200 м дистанциядә дә җиңү яулаган. Яшел Үзәннән Ирина Репева (100 һәм 200 м га йөгерүдә), Наталья Филиппова (400 һәм 800 м га йөгерүдә), Владимир Хрипунов (3000 һәм 5000 м йөгерүдә) шулай ук ике тапкыр Россия чемпионнары булды. Зәйдән 43 яшьлек Валерий Лисовка 1500 м га йөгерүдә тиңнәр булмаган. Россия чемпионнары һәм ярышларның призерлары арасында шулай ук Алабуга, Түбән Кама, Баулы һәм Казаннан ветеран спортчылар бар. Гомумән алганда, бу ярышларда татарстанлылар барлыгы 26 алтын, 11 көмеш, 5 бронза медаль яулаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100