news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2016 елга бурычлар билгеләде

Ведомствоның республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында утырышы булды

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). 2015 елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 98 проценттан артыкка җыелган. Шул ук вакытта республика кешеләренең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 4,7 млрд сумнан артып кикән. Әлеге әҗәтне каплау өчен түләүләр 100 процент җыелырга тиеш. Бүген әлеге саннарны ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мисал итеп китерде.

Аның сүзләренчә, бүген ТКХ предприятиеләренең газ җибәрүчеләргә бурычы 578,4 млн сум, электр энергиясе өчен 236 млн, җылылык өчен 411 млн  сум тәшкил итә.

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов искәртеп узганча, РФ Хөкүмәте карары буенча, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар кертә торган түләү күләме 2016 елның 1 июленнән 4,5 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән.

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында халык өчен газ бәясе куб метры 5,16 сум тәшкил итә. Икенче ярты еллыкта артым күзәтелә, әмма 2 проценттан да артыкка түгел. 2016 елның беренче ярты еллыгында халык өчен электр энергиясенә тариф 2015 елның икенче ярты еллыгы дәрәҗәсендә - 1 КВтч өчен 3,2 сум кала. 1 июльдән тариф 3,43 сум тәшкил итәчәк (7,2 процентка арту - Монополиягә каршы федераль хезмәт раслаган минималь дәрәҗәдә). Халык өчен җылылык энергиясе бәясе, күп дигәндә, 4 процентка үсәчәк, Чаллы, Түбән Кама һәм Урыссу буенча тариф киметелгән.

Шул ук вакытта, Марат Зарипов сүзләренчә, газ һәм электр энергиясе өчен тарифлар хәтта артуны исәпләп тә, икътисади яктан нигезсез санала. Реаль һәм икътисади нигезләнгән тарифлар арасында аерма субсидияләү хисабына каплана. Комитет башлыгы хәбәр иткәнчә, 2015 ел өчен Татарстанда тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салудан икътисади нәтиҗә 13 млрд сум тәшкил иткән.                                    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100