Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның социаль-икътисади үсешенә федераль бюджеттан 11,2 милиард сум акча кергән
Татарстанның социаль-икътисади үсешенә федераль бюджеттан 11,2 милиард сум акча кергән
(Казан, 18 февраль, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Узган ел Татарстанның социаль-икътисади үсешенең федераль максатчан программасы 2006 елга кадәр 11,2 миллиард сум күләмендә финансланган. Бу мәгълүмат финанс һәм салым органнарының уртак коллегиясе утырышында ТР буенча Федераль казначылык Идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов докладында яңгырады. Аның кысаларында капитал салуларга - 2,2 миллиард сум, "Башка агымдагы чыгымнар" бүлегенә 6,8 миллиард сум күләмендә акча кергән.
Федераль максат программасын үтәү вакытында Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү бүлеге аерым урын алган. Аны гамәлгә куйганда Казан университетының юбилеен үткәрү (509 миллион), М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрын реставрацияләүгә (377 миллион) һәм метрополитенның беренче линиясе (120 миллион) һәм башка объектлар төзелеше финансланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз