news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның муниципаль брәмлекләре 14 июньгә кадәр капремонт программасын расларга тиеш

Муниципаль берәмлекләр сессиясендә торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финаслау күләмен расларга кирәк

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Муниципаль берәмлекләргә 14 июньгә кадәр 2010 елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финаслау күләмен расларга кирәк. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында киңәшмәдә белдерелде.
ТР төзелеш, архитектура, торак һәм коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белдерүенчә, бүгенге көндә 835 йортта ремонт эшләре бара. 18 муниципаль берәмлектә программага кертелгән барлык йортларда да эш алып барылмый.
Хәзергә кадәр капиталь ремонт буенча эш графигын тапшыру йөкләмәсе үтәлмәгән. 4 июньгә булган мәгълүматларга караганда, 1191 йорт буенча график тапшырылган. Шулай итеп йортларны тапшыру чоры сентябрьгә туры килә.
Министр белдерүенчә, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды Татарстанның капиталь ремонт буенча программасын карагач, муниципаль берәмлекләр сессиясендә торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау күләмен расларга кирәк дип белдергән. Бу сессияне 14 июньгә кадәр үткәрергә кирәк.
Фонд республикага күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга 1,4 миллиард сум бүлеп бирде инде һәм бу акча кирәкле документларны тапшырган муниципаль берәмлекләргә күчереләчәк, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта капиталь ремонт программасын финанслау буенча проблемалар юк.


news_right_1
news_right_2
news_bot