news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы сессияләре 20 ноябрьгә кадәр урыннардагы салым ставкаларын раслаячак

Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы сессияләре 20 ноябрьгә кадәр урыннардагы салым ставкаларын раслаячак

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы сессияләре 20 ноябрьгә кадәр урыннардагы салым ставкаларын раслаячак. Муниципалитетларның күбесендә, бигрәк тә авылларда, урыннардагы салымнарны раслау буенча сессияләр 15 ноябрьдә булган. Бу хакта бүген Россиянең Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ресурс, милек һәм башка салым түләүләре бүлеге башлыгы Рәисә Иртуганова хәбәр итте.

Искә төшереп үтәбез, муниципалитетлар ставка, җир салымы һәм физик затлар милкенә салымнарның түләү тәртибен һәм вакытын 2005 елның 1 декабреннән соңга калмыйча расларга тиеш. 2006 елның 1 гыйнварыннан яңа бюджетара мөнәсәбәтләр өстәмә салымнар һәм салымның артуын күзалламый. Әмма салымнар салу схемасы, республиканың киләсе ел бюджеты проекты нигезендә җитди үзгәрәчәк.

Шулай итеп, авыл-бистәләр бюджетына җир һәм физик затлар милке салымнарының 100 проценты, физик затлар кереме салымының 10 проценты, бердәм авыл хуҗалыгы салымының 30 проценты күчереләчәк. Муниципаль район бюджетларына физик затларының керем салымының 20 проценты, бердәм авыл хуҗалыгы салымының 30 проценты, көтелгән керемгә бердәм салымның 90 проценты, 100 процент дәүләт пошлинасы, шулай ук тирә-як мохиткә тискәре йогынты өчен түләүләр керәчәк. Шәһәр округлары бюджетына җир һәм физик затлар милке салымнарының 100 проценты, бердәм авыл хуҗалыгы салымнарының 60 проценты, физик затларның кереме салымының 30 проценты, көтелгән керемгә бердәм салымның 90 проценты, 100 процент дәүләт пошлинасы, шулай ук тирә-як мохиткә тискәре йогынтыга түләүләр кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100