news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның кайсы районнарында бозауларның күбрәк үлгәне билгеле

Узган елда республикада терлек үлеме, яңа туган терлек белән чагыштырганда, 5 процентка якын. 85 проценты алты айга кадәр бозауларга туры килә.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Татарстанда бозауларның иң зур үлем күрсәткече Алексеевск, Чирмешән районнарында теркәлгән. Анда яңа туган бозауларның 10 процентка якыны исән калмаган.

Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте. «Дәвалау-профилактика эше уңышлы оештырылуының бер күрсәткече — терлекләрнең баш саны. Узган елда республикада терлек үлеме, яңа туган терлек белән чагыштырганда, 5 процентка якын. 85 проценты алты айга кадәр бозауларга туры килә», — диде.

Нигездә, терлек ашкайнату һәм сулыш органнары авырулары сәбәпле үлә. Алар терлек ашатуны оештыру технологияләре белән турыдан-туры бәйле. Алмаз Хисаметдинов 2021 елда республиканың барлык районнарына 43 УЗИ аппараты кайтарылганын әйтте.

Татарстанда 40 ветеринария лабораториясенең лицензияләре бар. Хәзерге вакытта аккредитация алу процедурасын узалар. Идарә җитәкчесе 2022 елны ветернинария-лаборатория эшчәнлеген үстерү елы дип игълан иткәннәрен хәбәр итте.

«Республикада терлекләрнең бердәм идентификациясе системасы гамәлдә. Мөгезле эре терлекнең 33 процентка якын өлеше идентификацияләнгән. «Барлык участок ветеринария пунктларын терлекләрне теркәү, терлек авыруларына каршы чаралар буенча мәгълүмат кертү өчен мобиль терминаллар белән җиһазлау планлаштырыла. Быел мобиль терминаллар сатып алу өчен 25,2 млн сум акча бүленгән», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Быел барлык мөгезле эре терлекне идентификацияләү эшен төгәлләү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100