Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Татарстанның кайбер районарында кышкы су басу башланды
^Татарстанның кайбер районарында кышкы су басу башланды
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Язның беренче көнендә «Казан ярминкәсе» ААҖдә узган матбугат конференциясендә ТР гражданлык эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Николай Суржко Татарстанда су басу торышына аңлатма бирде.
«Быелгы ел һава торышы ягыннан бик үзенчәлекле. Ай дәвамында көчле салкыннар булды, кайбер урыннарда кечкенә елга үзәннәре төбенә кадәр катты. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, республиканың кайбер районнарында инде кышкы ташулар башланды – су боз өстеннән ага», - дип хәбәр итте Николай Суржко. Ул шулай ук ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләрнең барлык структуралары ташулар нәтиҗәсен киметергә әзер, дип билгеләп үтте. Моның өчен бөтен кирәкле чаралар уздырыла, шул исәптән ТР су басуга каршы көрәш комиссиясенең составы билгеләнгән, су басуга каршы көрәш чараларын раслаучы ТР Министрлар Кабинеты карары әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз