Татарстанның көнбатышында яңгыр көтелә
Көндез республика буенча 15 градуска кадәр җылыта
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 15 апрельдә, республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең бер секундка 16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәрсез, көндез көнбатыш районнарда яңгыр явып узачак.
Төнлә - 1-6, көндез 10-15 градус җылы. Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында - иң җылысы, төньяк-көнбатышта иң салкыны булачак.15 апрель көнне Казанда аязучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә - 5, көндез 10-12 градуска кадәр җылыта.16 апрельгә каршы төндә болытлы һава, яңгыр явуы ихтимал. Термометр баганалары 1-6 градус җылыны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.