^Татарстанның ике футболчысы Россиянең юниорлар җыелма командасына чакырылган
^Татарстанның ике футболчысы Россиянең юниорлар җыелма командасына чакырылган
(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ», Фәрит Җиһангиров). Тренерлары Равил Сабитов һәм Валентин Ковач булган футбол буенча Россия юниорлар җыелма командасы Төркия командасы белән иптәшләрчә матч алдыннан җыен башлаган. Уеннар Мәскәүнең «Крылья Советов» стадионында 8 һәм 10 октябрьдә узачак.
Җыелма команда составына 20 футболчы чакырылган. Алар арасында Татарстан клубларыннан да ике уенчы бар. Алар - Казан «Рубин»ы һөҗүмчесе Александр Бухаров һәм Чаллы «Камаз»ы сакчысы Андрей Ложкин.