news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстанның энергетика системасын яңартуга тотыласы инвестицияләр арта

^Татарстанның энергетика системасын яңартуга тотыласы инвестицияләр арта

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). 2006 елда “Татэнерго” үз куәтләрен яңартуга 5,6 миллиард сум күләмендә инвестиция юнәлтәчәк, узган елда бу күрсәткеч 4,2 миллиард сум булган.

“Татэнерго” матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2005 елда заманча җиһазлы өч яңа 110 киловольтлы ярдәмче станция төзелгән – “Яңа Кремль” ярдәмче станциясе Казанда, “Челны” һәм “Птицепром” Чаллыда. Җылылык челтәрләрендә яңарыш күләмнәре 323,6 миллион сумлык исәпләнә.

Татарстан энергосистемасы өчен 2005 елда Казан ТЭЦ-1дә һәркайсы 25 МВтлы газ-турбина җайланмасын гамәлгә кертү зур вакыйга булды. Әлеге сынау проектын гамәлләштерү “Татэнерго” ААҖдә энергияне генерацияләүнең яңа технологияләренә күчүгә башлангыч салды. “Татэнерго” генераль директоры Илшат Фәрдиев белдергәнчә, нәтиҗәле технологияләр кулланып, чыгымнар белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче яңа куәтләрне сафка бастыру – алдагы елларга төп бурыч. Агымдагы елның 1 апреленнән “бер тәүлеккә алда барган базар”ны гамәлгә куюга бәйле рәвештә, электр энергиясен куллану тирбәлешләренә оператив җавап бирергә сәләтле яңа җайланмалар кертү аеруча актуаль. Шушы вакыттан башлап өстәмә керем алу мөмкинлеге барлыкка килә, аеруча энергияне күп куллану сәгатьләрендә (иртә һәм кичен).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100