news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның барлык мәктәп һәм балалар бакчалары кышка әзер

Татарстанның барлык мәктәп һәм балалар бакчалары кышка әзер

(Казан, 3 октябрь,«Татар–информ», Диләрә Рәхимова). Республика мәктәпләренең 50 процентында һәм балалар бакчаларының 60 процентында инде җылылык бирелгән. Казан мәктәпләренең 55 проценты һәм балалар бакчаларының 69 проценты җылытыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төзелеш бүлеге башлыгы Валерий Галимуллин «Татар–информ» агентлыгына биргән интервьюсында кышкы җылылык сезонына әзерлек эшләрен барлык уку учреждениеләре дә узды, агымдагы елда аларда җылылык бирүдә өзеклекләр булмаячак, диде.

Валерий Галимуллин сүзләренчә, быел температура нормадагыдан 4-5 градуска югарырак. Ягулык сезоны рәсми өч көн дәвамында тәүлекнең уртача температурасы 8 градустан югары булмаганда, ә төнлә термометр күрсәткече нульдән түбән төшкәндә башлана.

Шуңа да карамастан, Казанның Киров, Вахитов, шулай ук Зәй, Кукмара, Лаеш, Балтач һәм Әтнә районнарының барлык уку учреждениеләрендә дә җылылык бирелгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төзелеш бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, уку учреждениеләренә җылылык бирүче котельныйларда критик хәлләр булган районнар юк, әмма аерым проблемалы участоклар бар. Аерым алганда, республикада кайбер мәктәпләрдә тузган булулары сәбәпле, кирәкле температура режимын саклап булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100