^Татарстанның 45 муниципаль районында хакимият башлыклары билгеле булды
^Татарстанның 45 муниципаль районында хакимият башлыклары билгеле булды
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Мария Семенова). Республиканың барлык муниципаль районнарында вәкиллекле органнарның беренче утырышлары узды, аларда Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларының яңа хакимият башлыклары һәм аларның урынбасарлары сайланды.
Үзегез яшәгән район белән 2006 елның 1 гыйнварыннан кем җитәкчелек иткәнен белергә, шулай ук хакимият башлыгы яки аның урынбасарлары белән элемтәгә керергә теләсәгез, мәгълүматны “Муниципальный вестник” электрон газетасы битләрендә таба аласыз.